Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач кабат боксчыларны җыйды (+фото)

Күптән түгел Балтач спорткомплексында "Смәел" җәмгыяте призына бокс ярышы гөрләп узды.

Ярышларга Кукмара районыннан да яшь боксчылар килгән иде. Мондый төр дусларча очрашу матур гадәткә кереп китте. Ул Балтачта да, Кукмара җирлегендә дә зур югарылыкта уза. Яшь боксчылар өчен дә бу очрашу бик мөһим чара. Әйтергә кирәк март, апрель айлары җитү белән боксчылар әлеге очрашуны зарыгып көтә. Үзеңне күрсәтү генә түгел, көндәшеңнең алымнарын яхшылап өйрәнү өчен дә бер дигән мөмкинлек бу.
Ярышларга килгәндә ул киеренке шартларда үтеп, җиңүчеләр кичке сәгатьләргә генә билгеле булды.
- Республика боксы тарихында мондый ярышлар даими үтә, әмма бүген аның яңа бите ачылды. Бокс белән һөнәри шөгыльләнергә теләүчеләрнең артуы сөендерә. Шулай ук бокс өчен җан аткан җитәкчеләрнең булуы да сөенечле күренеш. Бүген "Смәел" җәмгыяте призына үткән ярыш моңа ачык мисал. Киләчәктә бергә-бер көрәшнең бу иң кызыклы төрен җәелдерүгә башкалар да кушылыр дигән өметтә калам,- диде тренер Фаил Фәсыйхов җиңүчеләрне бүләкләгәндә.
Иң мөһиме ярыш җәрәхәтләрсез, имгәнүләрсез үтте. Инде җиңүчеләр белән дә танышыйк: Раил Гыйләҗетдинов, Инсаф Шакиров (Смәел), Әмир Ганиев, Зөлфәт Сөнгатуллин беренчелекне яулады. Раян Галимҗанов, Азат Мөхәммәтгалиев, Динар Фазлыев (Смәел), Әмир Салихҗанов (Смәел), Исрафил Гасанов, Рахман Газизуллин - икенче, Рамазан Газизуллин, Илназ Хөсәенов (Смәел) өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250