Балтач каратэчылары карлы юлдан йөгерә, су коена... (+фоторепортаж)
Тренерлар Альберт Бәзәгетдинов һәм Рифат Зарипов җитәкчелегендә Балтач каратэчылары марш-бросок ясадылар.
Балалар төркем белән Каракүлдән Сабантуй паркына кадәр 7 чакрым араны йөгереп үттеләр. Алар кардан чистартылмаган юлдан йөгерде, һава торышы салкын булу да яшь спортчыларга киртә булмады. Марш-бросктан соң мобиль мунчада булдылар Аннан соң су коендылар. Тренерлар күзәтүе астында спортчылар зур чыныгу уздылар. Афәрин балалар!
Марш-броскның барлык катнашучыларына, әти-әниләргә, шулай ук фотографлар Алсу Шәйхетдинова, Зөлфия Бариева, Ринат Зариповларга олы рәхмәт хисләре белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев