Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач хоккейчылары инде Рәсәй бозында

Менә алар безнең командабыз егетләре: Ирек Зәкиев, Ирек Гафуров, Газиз Зыятдинов, Илфар Фәйзрахманов (барысы да Карадуган гимназиясеннән), Ильяс Әхмәтов (Балтач гимназиясе), Раил Сабиров (Балтач мәктәбе), Рүзәл Йосыпов (Норма мәктәбе), Риназ Шәрәфиев, Инсаф Латыйпов (икесе дә Салавыч лицееннан), Тукай Һадиев (Смәел мәктәбе), Рүзәл Нургалиев (Түнтәр мәктәбе), Расил Мотыйгуллин (Кенә мәктәбе); тренерларыбыз – Рөстәм Хөсәенов һәм Дилүс Нуриев

Соңгы елларда Балтачның яшь хоккейчыларының Рәсәй күләмендә республика данын яклау гадәти хәлгә әйләнеп бара кебек. 16-22нче март көннәрендә Башкортстанның Салават шәһәрендә үткәрелгән ярышлар вакытында хәтта “Ак барс” командасының кубок өчен көрәше дә икенче планга күчеп торды. Район командасы егетләренең әти-әниләре, туганнары, дуслары, укытучылары мәш килеп интернет челтәреннән уен күзәттеләр. Егетләребезгә беренче уеннар авырдан бирелде кебек, беренчедән бу мондый дәрәҗәле уеннарда күпчелек хоккейчыларыбызның беренче тапкыр уйнавы белән аңлатылса, икенчедән каушау да үз ролен үтәгәндер. Шулай да калган уеннарда егетләребез үзләрен кулга алып, көндәшләреннән өстен чыгып, Рәсәй күләмендә бишенче урынны яуларга ирештеләр. Менә алар безнең командабыз егетләре: Ирек Зәкиев, Ирек Гафуров, Газиз Зыятдинов, Илфар Фәйзрахманов (барысы да Карадуган гимназиясеннән), Ильяс Әхмәтов (Балтач гимназиясе), Раил Сабиров (Балтач мәктәбе), Рүзәл Йосыпов (Норма мәктәбе), Риназ Шәрәфиев, Инсаф Латыйпов (икесе дә Салавыч лицееннан), Тукай Һадиев (Смәел мәктәбе), Рүзәл Нургалиев (Түнтәр мәктәбе), Расил Мотыйгуллин (Кенә мәктәбе); тренерларыбыз – Рөстәм Хөсәенов һәм Дилүс Нуриев.

Ә инде Салаватка кадәрге этапка кире әйләнеп кайтсак, 2003-2004нче елгы егетләр арасында үткәрелүче әлеге уеннарның башы республикадан башланып китә. Балык Бистәсе, Аксубай, Кайбыч командаларын җиңеп, республика данын яклау мөмкинлеге безнекеләргә бирелә. Җыеннар Карадуган авылы бозында үткәрелде, төрле авыллардан җыелган, моңарчы бер-берсенә көндәш булган егетләр Балтачыбыз, республикабыз өчен берләшеп, зур бәйгегә ныклап әзерләнделәр. Аларның Башкортстанга баруларына ярдәм итүче, әлбәттә, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге булды, шулай ук әти-әниләр дә үзләренең көчләреннән килгәнчә зур булышлык күрсәттеләр. Уеннар артта калды, сезон ябылды. Хәзер инде әлеге сезонга нәтиҗә ясап, ул чыннан да уңышлы булды, алга таба да шушы югарылыкны югалтмыйча, тагын да зуррак үрләр яуларга дигән максат белән эшләргә кирәк. Киләчәктә районыбызда боз сарае төзелсә, хоккейчы егетләребез анда һәрдаим шөгыльләнеп, Рәсәйнең төп хоккей командасы – “Кызыл машина” кебек барлык көндәшләрне җиңеп, алдынгылыкны бирми барыр дигән өметтә калабыз. Бары баш тренерлары Рөстәм Хөсәенов биргән киңәшләрне тотып, бердәм команда булуларын күрсәтеп, алга омтылырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев