Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач хоккейчылары соңгы уенны җиңеп, туган якка кайта

Салават шәһәрендә 2003-2004 елгы егетләр арасында А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” Бөтенрәсәй яшь хоккейчылар клубы ярышларында Балтачлылар чираттагы җиңүләрен яуладылар.

Бүген безнекеләр Иркутск командасын 9га 2 исәбе белән җиңеп, өстен чыкты. Бу балтачлылар өчен соңгы уен иде һәм шуның нәтиҗәсендә алар бишенче урынга лаек булды. Егетләребезнең әлеге бәйгедә чыгыш ясаулары үзләре өчен, әлбәттә, зур мөмкинлекләр тудыручы бәхет булды. Тренерларны һәм хоккейчыларны республика данын якларлык команда булып, чит илләрдә үз осталыкларын күрсәтүләре белән ихластан котлыйбыз. Исән-сау туган якларына кайтып җитүләрен телибез.

 

Фото: golden_puck2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей