Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач киләчәктә шахматта шаккаттырачак (фото)

Балтачыбызда шашка-шахмат уеннын яратучылар күп, инде Рәсәй чемпионнары белән дә мактана алабыз.

Киләчәктә бу спорт төрендә тагы да зур уӊышларга ирешербез әле дигән ышаныч бар. Нигә дигәндә, зур өметлар баглый торган кечкенә яшь шахматчыларыбыз һәм шашка уйнаучыларыбыз Татарстанда билгеле уенчылар. Менә бүген дә 6 яшьлек Дилә Закирова шахмат буенча Татарстан беренчелегендә катнашырга китте. Дилә Балтач бистәсендә яши, икенче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнә. Гади шашка, 100 шакмаклы тактада уйный торган шашка һәм шахмат уеннарын бик ярата. Гадәттә өйдә әтисе, абыйсы белән шөгельләнә. Дилә әле күптән түгел Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган регионара шахмат турнирында үзеннән зурлар белән ярышып, беренче урынны алган иде. Татарстан беренчелегендә дә бирешмәс, дип уйлыйбыз һәм аӊа зур уӊышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250