Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач командасы - муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасында икенче

Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең V спартакиадасы тәмамланды. 17-18 декабрь көннәрендә Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында уздырылучы ярышларның йомгаклау өлеше булып узды.

Районыбыз данын әлеге зур чарада бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады. Алар чаңгы, мини-футбол, бадминтон, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында көч сынаштылар. 18 авыл районнары командалары арасында безнең Балтач районы командасы ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча, бары Байлар Сабасы районына гына юл биреп, 2 урын яулады, 3 урында Мамадыш районы калды.
Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250