Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач көрәшчеләре Әтнәне шаулатты

Шушы көннәрдә районыбызның яшь көрәшчеләре Әтнә районында үткән район беренчегендә катнашты.

Биредә Кыш бабай призына 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында район беренчелеге узды. Көрәшчеләр Биектаудан, Яшел Үзәннән, Арчадан, хәтта Мари Иленнән дә килгәннәр иде.
Әтнәлеләр балаларны бик сөендерде. Кыш бабай һәрберсенә бүләкләр өләште. Җиңүчеләргә моннан тыш, саллы гына акчалата бүләкләр дә тапшырдылар.
Яңгулдан Тимур Зайцев, Чепьядан Ильяс Йосыпов, Рәнис Зарипов, Балтачтан Айзат Гәрәев үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып танылдылар. Чепьядан Рөстәм Зарипов - икенче, Смәелдән Аяз Зиннәтуллин, Илгизәр Галимуллин өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250