Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач кызлары Бөек Җиңүнең 72 еллыгын ярышып каршылый (+фоторепортаж)

7 апрель көнне "Балтач" спорткомплексында районның барлык мәктәпләрендә белем алучы 15-17 яшьләрдәге укучы кызлары өчен "Форпост" ярышлары узды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылау йөзеннән, район күләмендә мәдәни һәм спорт чаралары башланып китте. Бүген менә шундыйларның берсе районның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге тарафыннан оештырылды. Урта һәм төп белем бирү мәктәпләреннән җыелган кызлар командаларга тупланып, үзара көч сынаштылар. Алар ераклыкка да, бер урында сикергеч белән дә (скакалка) сикерделәр, коралдан аттылар, отжимание һәм приседание ясадылар.
Урта мәктәпләре арасында:
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Нөнәгәр мәктәбе;
3 урын - Балтач мәктәбе.
Төп мәктәпләр арасында:
1 - Сосна, 2 дә - Шеңшеңәр, 3тә - Арбор кызлары командалары.
Күргәнегезчә, яшүсмер кызлар өчен биремнәр шактый җитди, көч сорый торган иде. Шулай булса да, кызлар сынатмадылар. Аларга рәхмәт белдерәбез! Алга таба да спорт белән шөгыльләнеп, уңышларга ирешүләрен көтеп калабыз!!!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250