Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач кызлары зур дәрәҗә яулый

Казан шәһәренең Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 100 шакмаклы шашка буенча балалар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.

Әлеге ярышларда безнең нәни шашкачы кызларыбыз Закирова Дилә һәм Сәмигуллина Зәрина да катнаштылар. Ярышлар 3 төрдә – классика (40ар минут), кыска вакытка (15әр минут) һәм яшен тизлеге (3әр минут) үтте. Бу ярышларда иң югары нәтиҗәгә тәүге тапкыр зур ярышта катнашкан 5яшьлек Зәринә иреште, Ул "яшен тизлеге" төрендә 9 яшькә кадәрге кызлар арасында 2нче урынны яулап күпләрне шаккатырды. Шулай ук икенче кызыбыз Дилә Закирова да көннән-көн зуррак үрләр яулавын дәвам итә. Ул бу ярышларда бер медаль белән генә чикләнеп калмыйча, "классика" һәм"яшен тизлеге"төрендә 3нче призлы урынны яулады. Әлеге ярышларда Татарстан уенчыларыннан тыш, Башкортстан, Түбән Новгород, Ижау шәһәрләреннән килгән көчле разрядлы уенчылар катнашуын исәпкә алсак, кызларыбызның жиңүе зур дәрәҗә. Киләчәктә аларга Рәсәй беренчелегендә дә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат