Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы призына көрәш бәйгесе

Җиңүгә ашкынучы көрәшчеләребезне, бәйгегә дәрт өстәүче тамашачыларны, җитәкчеләрне һәм каладан кайткан кунакларыбызны ел саен традицион рәвештә район хакимият башлыгы призына үткәрелә торган татарча көрәш бәйгесе 3 январь көнне тагын бергә җыйды.

Соңгы 30 елда, татар милләте һәм физик культурасының йөзек кашы булган татарча көрәшкә райондашларыбызның керткән гаять зур өлеше республикабызда да күпләргә таныш. Көрәш тарихына кергән данлыклы спорт осталарыбыз - абыйлы-энеле Васыйл һәм Наил Гарифуллиннар, Фидаил Шакиров, Дамир Сафиуллин, Рафис Насыйбуллин, Илдар Рафыйков, Рафис Шарифуллин, Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Сәйдәш Мәгсүмов, Дамир Гөбәйдуллиннар һәм бертуган Әхмәдиевләр белән чын күңелдән горурлана алабыз.

Безнең көрәшчеләребезнең уңышлары республика күләмендә генә түгел, Рәсәйкүләм ярышларда да зурдан. Әле менә 2013 елның декабрь башында гына Арбор авылы егете - Ринат Хайретдинов, Казан шәһәрендә үткәрелгән Рәсәй беренчелегендә мактау пьедесталына күтәрелде. Шулай ук яшь үсмерләр арасында уткән Рәсәй беренчелегендә Нөнәгәр егете Самигуллин Радис һәм Хайруллин Айрат район данына тап төшермәделәр. Афәрин, егетләр!
Ел дәверендә районыбыз күләмендә татарча көрәш буенча 14 ярыш үткәрелә, шуларның 3се зурлар арасында үтсә, 11е балалар өчен оештырыла. Районыбызның көрәш буенча республика күләмендәге данына нәкъ менә шушы ярышларда нигез салынуын онытмагыз, дип башлады үзенең сүзен Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин. Ул чыгышының ахырында районыбызда милли татарча көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, күп тапкырлар Татарстан һәм Рәсәй чемпионы, атказанган спорт остасы - Ренат Фоат улы Хайретдиновка акчалата буләк тапшырды. Район жыелма команда составында Республика, Рәсәй ярышларында уңышлы чыгыш ясаган Руслан Илдар улы Рафиков, шулай ук Рәсәй һәм республика күләм ярышларда җиңү яулап, спорт остасына кандидат исеменә лаек булган Шеңшеңәрдән Ранил Гиззатуллин, Нөнәгәрдән Давлетшина Фирүзә, Субаштан Вафина Әлинә, Яңгулдан Габделганиева Ләйсән, Чыпьядан Яббарова Фирүзәләр дә район башлыгы бүләкләренә лаек булдылар.
Көрәшчеләребезне бәйрәм белән Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равиль Гарифулла улы Хәйруллин котлады һәм чыгышының ахырында яшь буынны тәрбияләүдә һәм районыбызда милли татарча көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, күп Татарстан һәм Рәсәй чемпионнары тәрбияләгән, Республиканың атказанган тренеры - Дамир Даут улы Гобәйдуллинга, шулай ук Республика жыелма команда составында Рәсәй беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаганнары өчен Сәмигуллин Радискә һәм Хайруллин Айратка бүләкләр тапшырды.
Район хакимияте башлыгы призына 18нче тапкыр оештырылган көрәш бәйгесенең флагын күтәрү өчен узган елгы ярышларның җиңүче Яңгул командасы капитаны чакырылды. Рәсәй һәм Татарстан гимннары уйнатылганнан соң, ярыш шартлары белән таныштыру өчен сүз ярышларның баш хөкемдары, халыкара класслы спорт остасы Хәйретдинов Айдар Фоат улына бирелде.
126 көрәшче катнашындагы ярышларга старт бирелде.
Ата-бабалардан калган изге гадәт,
Хәерле дип башлыйк эшләрне.
Хәерле юл, хәерле көн телик,
Хәерле дип көтик елларны.
Хәерлегә булсын бу очрашу,
Хәерле ярыш, хәерле гамәл.
Эшләрегез һәрчак хәерлегә булсын,
Илтсен сезне зур җиңүгә таба.
Үзенең бәхетен туган җирдә тапкан, намуслы, тырыш хезмәтләре белән районыбыз данын күтәрүче хөрмәтле көрәшчеләрне, килгән кунакларны районыбызның сәнгать осталары җырлары аша, бәйрәм котлаулары белән бергә, күңел җылысын, дәртле моңнарын тапшырдылар.
Бәйрәм мөбәрәк булсын дуслар!
Фотоларда бәйгедән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250