Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Балтач" спорт комплексында балалар спартакиадасы булды

Бүген "Балтач" спорт комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар спартакиадасы үткәрелде. Анда барлыгы 14 команда катнашты.

"Әлеге спорт бәйрәме районыбызда традициягә әверелеп китте. Спортны ярату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кече яшьтән, балалар бакчаларыннан ук башлана. Командаларның бердәм формада, зур әзерлекләр белән килгәннәре күренеп тора", -диде ачылу тантанасында район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Әлеге спорт бәйрәме районыбызда 5нче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 14 балалар баксасыннан килгән яшь спортчылар көч сынашты: 6 команда шәһәр жирлегеннән булса, 8е авыллардан килгән иде. Малайлар һәм кызлар эстафета, "Формула 1", "Снайпер", боҗрага туп кертү, дүрт аяклап йөгерү, күңелле стартлар кебек уеннарда катнаштылар.
Авыллар буенча:
I - Карадуган балалар бакчасы;
II - Бөрбаш балалар бакчасы;
III - Сосна балалар бакчасы.
Ә шәһәр жирлеге категориясе буенча:
I - 4нче номерлы бакча;
II - Кариле балалар бакчасы;
III - 2нче номерлы балалар бакчасы җиңү яулады.
Аларга бүләккә кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250