Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Балтач» спортчыларын җыйды

11нче августта бистәнең «Балтач» спорт комплексы ярышлардан гөрләп торды. Биредә Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре аларны җыр-музыка белән каршы алды. Күркәм бәйрәмнәрен районыбыз спортчылары күңел ачып, нәрсәне дә булса тамаша кылып кына уздырмады, киресенчә, спорт уеннарында чираттагы мәртәбә көчләрен сынады.

Әлеге бәйрәм илебездә 1973нче елдан бирле августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Районыбызда да ел саен Физкультурачылар көненә игътибар зурдан бирелә һәм спорт өлкәсендәге уңышларыбызның елдан-ел арта баруын исәпкә алып, бәйрәм итәрлегебез бар безнең дип күкрәк кагып әйтә алабыз. Яшь спортчыларыбызның чаңгы, кул көрәше, татарча көрәш, мини- футбол, мини-лапта, волейбол, баскетбол һәм башка ярышларда чикләрне узып җиңүләргә ирешүләре Балтачның киләчәгенә, спорттагы үсешләргә стимул тудыра. Көрәшчеләребезнең бу атнада республика күләмендә узачак «Батырлар бәйгесе»ндә катнашу хокукы алуы безнең өчен нинди зур дәрәҗә! Инде менә дистә еллар дәвамында инвалидлар җыелма командасы нинди генә ярышка бармасын, данлы җиңүләр белән кайта. Спортыбызның географиясе киңәйгән саен, спортчыларыбызның ни дәрәҗәдә көчле икәнлекләрен таный барасың. Хәзер инде алар Рәсәй чикләрен дә узып, дөньякүләм ярышларда көч сынашуны уйлап та бирмиләр. Бәйрәм парадыннан соң, тантаналы өлештә районыбыз спортын үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән Норма урта мәктәбенең физкультура укытучысы Наил Гарифуллинга спорт сөючеләрне бәйрәм белән котларга килгән Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров « Татарстанның физик культура отличнигы» дигән күкрәк билгесе тапшырды (рәсемдә), ә Балтач балалар - спорт мәктәбе тренерлары Ранил Сафиуллин, Роман Никитин, Ильяс Галимуллинны районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев исә көчле команда туплап, районыбызны Рәсәйкүләм таныткан тренерларыбыз - кул көрәше буенча Фагыйль Гайнетди-новка (Субаш), волейбол буенча Ленар Саттаровка (Куныр), бокс буенча Фаил Фәсыйховка, каратэ буенча Рифат Зариповка (икесе дә Балтачтан) җөмһүриятебезнең Яшьләр эшләре һәм спорт, туризм министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шушындый ук хөрмәткә шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗев («Балтач Агрохимсервисы» директоры), хоккей федерациясе рәисе Рәшит Ильясов («МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе), чаңгы федерациясе рәисе Илшат Нуриев («Балтач сөт-май комбинаты» директоры) лаек булды.
Республика ярышларында җиңү яулаган мөмкинлекләре чикле булган спортчылар командасы, шулай ук туризм һәм кул көрәше ярышларында җиңү яулаган команда спортчылары да, кул көрәше буенча спорт остасына кандидатлар да бүләкләнеп узды. Спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллинның чыгышыннан соң ярышларга старт бирелде.
Кичке сәгать 8гә кадәр спортзал ярышлардан гөр килеп торса, фойедагы телевизордан даими рәвештә Лондондагы олимпия уеннары яңгырап торды. Күзәтеп утыручы тамашачы күзлегеннән чыгып әйткәндә - Балтачыбызда спорт чын мәгънәсендә алга киткән дияргә була! Чөнки бу кадәр спортчыны, команданы, җанатарны мәҗбүри һәм ясалма рәвештә генә спортка тартып булмый.
Ярышларда 14 авыл җирлегеннән спорт коллективлары катнашты. Соңгы нәтиҗәләргә килгәндә, волейбол буенча Норма - беренче, Карадуган - икенче, Куныр авыл җирлеге өченче урынны; минифутболда - Борнак җирлеге - беренче, Балтач бистәсе - икенче, «Аякс» командасы өченче урынны; стритболда кызлар арасында - Сосна авыл җирлегендә оешкан 3 команда да призлы урыннарны яулады, егетләр арасында Норма - беренче, Шубан җирлеге - икенче, Балтач бистәсе командасы - өченче; өстәл теннисында кызлардан Илүзә Заһидуллина (Балтач) - беренче, Татьяна Гафетдинова (Норма) - икенче, Алина Лукина (Чепья) - өченче; егетләрдән Илһам Шакиров (гимназия) - беренче, Расил Мөхәммәтгалиев (Балтач) - икенче, Ирек Вәлиев (Балтач) - өченче.
Районыбызда әле яңа гына кереп бара торган бадминтон буенча - кызлардан Илүзә Заһидуллина (Балтач) - беренче, Анжела Гыйләҗева (Чепья) - икенче, Айгөл Ибраһимова (Карадуган) - өченче, егетләрдән Зөлфәт Нәбиев (Карадуган) - беренче, Илһам Шакиров (гимназия) - икенче, Марсель Нурмөхәммәтов (Яңгул) өченче урыннарны алды. Шашка буенча- Рифкать Нәбиев (Норма) - беренче, Ландыш Гарифуллина (Норма) - икенче, Чулпан Габделганиева (Балтач) - өченче; җиңел атлетика буенча (рәсемдә) (100 метрга йөгерү) Алена Изосимова (Кече Лызи), Салават Сабиров (Чепья) - беренче, Зилия Мәннапова (Балтач), Ранил Гарифуллин (Шубан) - икенче, Ләйсән Гыймадиева (Нөнәгәр), Ирек Галимуллин (Караду-ган) - өченче; эстафета ярышларында Балтач бистәсе - беренче, Шубан - икенче, Чепья җирлеге - өченче; кул көрәшендә (60 килограммга кадәр) - Римма Әскарова (Норма) - беренче, Альбина Нәбиева (Кече Лызи) - икенче, Резеда Йосыпова (Балтач) - өченче; (60 килограммнан югары) Энҗе Галимуллина (Пыжмара) - беренче, Гүзәл Зыятдинова (Норма) - икенче, Фирүзә Сабитова (Карадуган) - өченче; егетләрдән (70 килограммга кадәр) - Вячеслав Тарасов (Чепья) - беренче, Нияз Сабиров (Балтач) - икенче, Язнур Гыйльмуллин (Балтач) - өченче; (70 килограммнан югары) - Фаил Шакиров (Чепья) - беренче, Инсаф Мәрданов (Норма) - икенче, Динар Каюмов (Карадуган) - өченче; гер күтәрүдә (75 килограммга кадәр) - Инсаф Мәрданов (Норма) - беренче, Расыйх Гарифҗанов (Шеңшеңәр) - икенче, Ирек Сабитов (Карадуган) - өченче; (75 килограммнан югары) - Рөстәм Гыйззәтуллин (Шеңшеңәр) - беренче, Динар Фатыйхов (Яңгул) - икенче, Рәдиф Гомәров (Норма) - өченче; канат тартуда - Норма, Чепья, Карадуган авыл җирлекләре җиңүче булды. Команда беренчелегенә килгәндә, Чепья авыл җирлеге - беренче, Норма - икенче, Карадуган җирлеге өченче урынны яулады.
Ул көнне спортчыларыбыз арып-талып түгел, күтәренке рух белән өйләргә таралышты. Күңелдә исә, районыбыз спортчыларына әлеге мәһабәт спорт сарае гаять тә кирәк булган икән, дигән матур уй калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250