Хезмәт

“Балтач” спорткомплексында кемнәр шау итә? (+фоторепортаж)

“Балтач” спорткомплексы һәр кич саен шау итеп тора. Хәер, ул үз эшчәнлеген бәйрәм көннәрендә дә туктатмады. Спорт дөньясында ял дигән вакыт юк.

Дидария Гафурова җитәкчелегендәге  фитнес группасын гына алыйк. Кызу  тренировкаларбулуга карамастан, кызлар биредән күтәренке күңел, яхшы кәеф белән кайтып китә.

Уку елы башлану белән каратэ түгәрәге дә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә төрле яшьтәге спортчылар тренерлар Альберт Бәзәгетдинов һәм Рифат Зарипов җитәкчелегендә күнекмәләрен ныгыта, яңа алымнар өйрәнә.

Реклама

Шунысы куанычлы, райондашларыбыз спортның сәламәтлек нигезе икәнен аңлый һәм шуңа да спорткомплекска бик теләп йөри.

Ринат Зарипов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: