Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Балтач” универсаль спорт залына бадминтон ярышларына рәхим итегез

Районыбызда бадминтонны үстерүне дәвам итәбез. Бу турыда газетабыз битләрендә берничә мәртәбә язылды да инде. Шушы көннәрдә безгә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште.

Бадминтон федерациясенең утырышларында даими катнашып килүче, шушы төр буенча җанатарыбыз Рәшит Мәгьсүм улы Ильясов үзенең "МДСУ-1" оешмасы призына ярышлар уздырырга алынды. Тәүге ярыш 12 апрельдә Бөтенроссия бадминтончылар көненә багышлап , "Балтач" универсаль спорт залында узачак.
Бу көнне Рәшит Мәгьсумовичның туган көне дә. Игелекле җитәкчебезне чын күңелдән барлык спортчылар, җанатарлар исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, бәхетле тормыш теләп калабыз.
Ярышларыбыз 1999-2001 елгы балалар, 18 яшьтән алып зурлар арасында узачак. Зурлар арасында нәтиҗәләр бу спорт төренә яңа гына аяк басучылар һәм профессионаллар арасында аерым чыгарылачак. Ярышларыбыз тантаналы төстә иртәнге сәгать 10 да ачылачак. Барыгызны да мавыктыргыч ярышларыбызга көтеп калабыз.
Фото: http://www.sportion.ru/node/1455

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250