Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Балтач” универсаль спорт залында баскетбол ярышларының чираттагысы...

Мәктәп укучылары арасында уза торган баскетбол ярышларының монысы да тиешле югарылыкта оештырылды. Аның чираттагысы 2001-02 елларда туган балалар арасында узды.

Ярышлар башта Салавыч, Норма, Балтач, Урта Көшкәт зоналарында узса, икенче көнне балалар "Балтач" универсаль спорт залына җыйналдылар. Ярышларда 10 мәктәптән 15 команда катнашып, 120 бала уйнады.
Җиңүчеләребез булып кызлар арасында Сосна, гимназия, Норма мәктәбе укучылары танылса, малайлар арасында гимназия, Чепья, Сосна мәктәбе укучылары танылды.
Иң яхшы спортчы исеме Соснадан Гөлия Габидуллинага һәм гимназиядән Азат Нәбиевка бирелде.
Соснадан Фәнил Габдрахмановка һәм гимназиядән Марат Хәлимовка иң яхшы тренер дипломнары тапшырылды.
Фото: http://rsport.ru/basketball/20140824/767264568.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250