Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачка тагын боксчылар җыелды

"Балтач" спорткомплексында Балтач һәм Кукмараның яшь боксчылары кабат очрашты.

Мондый дусларча очрашуларны ике күрше район еш үткәреп тора. Күнекмәләрне ныгыту белән беррәттән зур рингка чыгар өчен мөмкинлекләр ачыла. Бу юлы да моның шулай икәненә кабат инандык. Җиңелчә җәрәхәтләр, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы... Әнә шундый мизгелләр белән кереп калды тарих битләренә Ватанны саклаучылар көненә һәм районыбызда бокска нигез салган Уран Ишморатов истәлегенә үткән ярышлар.
Инде ничә еллар Фаил Фәсыйхов, Рашит Тимербаев кебек көчле тренерларда шөгыльләнеп килгән егетләрнең барысының да беренчелеккә чыкмаулары гына кәефләрне бераз төшерде. Әмма алар зур тырышлык белән икенче, өченче призлы урыннарга лаек булды. Тырышмады түгел, тырыштылар, әмма һәр ярыш зур сынау икәнен алардан да яхшы белүче юк. Яулый алмаган үрләрне икенче очрашуда һичшиксез яуларлар.
Ярышта шулай ук безнең команда составында Смәел җирлегендә шөгыльләнүче боксчылар да катнашты. Аларны бу мөһим ярышка үзе дә әлеге егетләр кебек бокс мәктәбен узган, заманында тренерларын матур нәтиҗәләр белән куандырган Солтан Фәсыйхов әзерләгән иде. Бокс белән әле ике ай чамасы гына шөгыльләнүләренә карамастан бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр. "Смәел" җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакировның инициативасы белән башлангыч алган бу түгәрәккә йөрүчеләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде дип телисе генә кала. Гомумән, истәлекле мизгеләргә бай булды ярыш. Тәүге җиңү шатлыгын татыганнар өчен бигрәк тә.
Үз үлчәү авырлыкларында Зөлфәт Сөнгатуллин, Раил Хәлилов, Артур Трофимов, Салават Шәмсетдинов, Илшат Низамиев беренче булдылар. Рамазан Газизуллин, Әмир Ганиев, Раил Гыйләҗетдинов, Адель Якупов, Азат Мөхәммәтҗанов, Әмир Шәмсетдинов, Исрафил Гасанов, Дәниф Хәйруллин, Ренат Вәлишин, Рәсүл Закиров, Динар Фазлеев - икенче, Рәмзил Шәфигуллин, Рахман Газизуллин, Динар Сабитов, Салават Мөхәммәдиев, Әмир Салихҗанов өченче призлы урын яуладылар.
Булдырдыгыз, егетләр. Киләчәктә дә сездән матур уеннар, зур җиңүләр көтеп калабыз.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250