Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлар Актанышта җиӊүче

23-25нче октябрьдә Республикабызныӊ икенче чигендә урнашкан Актаныш районында Татарстанның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шашка-шахмат чемпионат ярышлары булып узды.

Әлеге ярышка Балтач командасы да барды. Шашкада Чулпан Габделганиева (Норма) һәм Айгөл Газизуллина(Балтач), Фәнис Галимуллин(Норма), Алмаз Рамазанов(Норма), шахматтан Александрова Ева(Балтач), Вәлиев Вагыйз (Субаш), Исмагыйлов Рафис (Яңгул) уйнадылар.
14 команда уенчылары арасында Чулпаныбыз 2 тактада да уйнап (64-русская шашка һәм международная-100), икесендә дә 1нче урын алды, калганнар барысы да беренче унлыкка кереп лауреатлар булды.
Бу ярышка оештырып җибәргән район хакимиятенә, спорт яшьләр узәге җитәкчесе Рөстәм Рафисовичка, тренерлары Гайнетдинов Фагыйльгә һәм шофер Рәис абыйларына, аларны озата барган Марс Сәляхетдиновка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Без үз чиратыбызда олы йөрәкле райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз, аларга алдагы ярышларда да уӊышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250