Хезмәт

Балтачлылар беренчелекне бирмәделәр

Балтачның иң гүзәл табигать урыннарының берсе булган Кара күл янында зурлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә туристик ярышлар тәмамланды.

2 көн дәвамында барган киеренке көрәштә, барлык төрләр буенча да беренче булып, гомүми ярыш нәтиҗәсе буенча балтачлылар җиңүче булып танылдылар. Тренерлары Илһам Гайнетдинов булган бу команда Республика күләмендә уңышларга даими ирешә, менә бу ярышларда да көндәшләреннән алар бер башка өстен иде.
Гомүмән, туризм районда әйдәп баручы спорт юнәлешләренең берсе булып тора. Елның елында барлык мәктәп командалары катнашында уздырыла торган туристик слет та бу өлкәдә бер этәргеч икәне күренә.
Кышкы туризм ярышлары да даими уздырыла. Көндәлек шөгыльләнү, эзләнү, тырышлык бушка китми, бу төр буенча без Татарстан да әйдәп баручылар. Кече Лызи мәктәбе командасының инде ничә ел рәттән Республика данын яклап, Россиядә «куркынычсызлык мәктәбе» ярышларында 2 һәм 3 нче урыннарны яулауларын искә төшерсәк, моның шулай икәненә тагын бер кат инанасың.
Әфәрин, егетләр һәм кызлар, булдырдыгыз!

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: