Балтачлылар — дүртенче
Район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның өстәлендә берсеннән-берсе затлы кубокларны күргәч: «Минзәләдән кайткан бүләкләрдер инде?», - дип сорап куйдым.
Минзәлә шәһәрендә узган VIII җәйге «Авыл яшьләре» уеннарыннан командабыз зур җиңүләр белән кайткан. Бигрәк тә беренче урынны яулап, үзләренең олы җиңүләре белән бадминтончыларыбыз, туристларыбыз куандырган. Туристларыбызга 6 ел рәттән республикабызда тиңнәр юк икән. Механизаторларыбыз да кимен куймаган. Бөрбаштан Алмаз Корбангалиев, Бөрбаш Сәрдегәненнән Финзия Закирова үзләрен чын тракторчы икәнлекләрен күрсәткәннәр. Шәхси беренчелектә дә, команда зачетында да икенче булганнар. Герчеләребез дә сынатмаган. Районыбызны бөтендөньяга танытып килгән Шеңшеңәрдән Рамил Зарипов - өченче, РСФСРның спорт остасы Тәбрис Йосыпов соңгы вакытта даими шөгыльләнмәгән хәлдә дә дүртенче урынны алуга ирешкән. 32 килограммлы герне 214 мәртәбә этәреп, дөнья чемпионнарын да шаккатырган. Шеңшеңәрдән Ләйсән Гайфиева да герләрне уйнатып кына торган.
«Моңарчы җиңел атлетика буенча 20нче урыннан алга китә алган юк иде», дип дәвам итте сөйләвен Рөстәм Рафисович. Быел исә, өченче булдылар. Шахматчыларыбыздан Ландыш Гарифуллина бөтен партиядә дә җиңүгә ирешкән. Салават Габдрахманов та аннан азга гына калышып, командабызны бишенче урынга чыгарган. Сыер савучы егетләребез алтынчы урынны яулаганнар. Ярышларның тагын бер мизгеле райондашларыбызның күңелендә озак сакланыр. Уеннарның флагын күтәрүчеләр арасында узган елгы Россия уеннарының җиңүчесе Рөстәм Рафисовичның үзе булуы. Ә менә бер көрәшчебезнең командабыз мәнфәгатьләрен санга сукмыйча ярышларны ташлап кайтып китүе кызганыч. Бу - командабызның гомуми нәтиҗәләр зачетында мамадышлыларны өченче урынга күтәреп, дүртенче урынга тәгәрәвенә китерде. Алай да калган егетләребез сынатмаган. 70 кг үлчәү авырлыгында Илдар Зарипов - чемпион. 90 кг үлчәү авырлыгында Ранил Сафиуллин өченче булган.
Сөйләште Нурзада СӘМИГУЛЛИН.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 12:41Хезмәт кешесенә хөрмәт зурдан Районыбызның төрле тармагында эшләп, тырыш хезмәте белән макталган райондашларыбыз белән танышып узыгыз3100
-
23 гыйнвар 2021 - 11:11Телеңне йотарлык кыстыбый Мин күп очракта төелгән бәрәңге белән ясыйм, шулай ук тары боткасын кыстырып та төрләндергән бар, ике очракта да бик тәмле килеп чыга...9200
-
23 гыйнвар 2021 - 09:41Иң-иң дигән планканы тоту авыр Эшен яхшы белсә дә, җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен җаваплы белгеч мин, дигән йөк утыруын да онытмый, ирешкән җиңүләрен аклап, тагын да тырышып эшләргә кирәклеген дә аңлый12801
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар130900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.279302
-
22 гыйнвар 2021 - 08:11Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.93804
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика