Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар Рәсәй ярышларында сынатмыйлар

Воронеж өлкәсендә бер атна барган «Бөтенрәсәй авыл уеннары» ярышлары тәмамланды.

Мондый ярышлар 10нчы тапкыр уздырыла һәм катнашучылар саны һәм уен төрләре буенча үзгә урын алып тора.
Русия төбәкләреннән килгән 66 команда арасында Татарстан командасы үз лигасында 1нче урынны яулады, ә гомүми беренчелектә икенче урында. Татарстан командасы өчен безнеӊ Балтач районныннан 4 кеше катнашты һәм уӊышлы чыгыш ясадылар.
Өч төрле көч сынашуда Шаймухаметов Рафил (район эчке эшләр бүлегеннән) һәм Загидуллин Рөстәм (районныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе) 10нчы урында булдылар, ә чалгы белән печән чабучыларыбыз, Шубан авылы җирлегеннән Шиһабетдинов Венер (эчке эшләр бүлеге сотрудниклары әзерли торган уку йортын яӊа тәмамлады) һәм Исаева Наташа (югары уку йорты студенткасы) 16 урынны яуладылар.
Фото: http://foto.rg.ru/photos/a5a0eb7f/3.html#1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250