Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар Салаватта Россияне шаккаттырдылар (фото)

22 февральдә Башкортстан Республикасыныӊ Салават шәһәре А. Тарасов исемендәге Бөтенроссия күләмендә 2003 -2004 елда туган үсмерләр арасында үткәрелә торган «Алтын алка» турнирыныӊ финал ярышларын кабул итте.

Бу ярышларда илебезнеӊ төрле почмакларыннан 12 команда җыелган иде. Безнеӊ Балтач районы җыелма командасы төркеменә "Дим" (Башкортстан Республикасы), "Первомайские львы" (Чиләбе өлкәсе), "Горняк" (Свердловск өлкәсе), "Газовик" (Тверь өлкәсе) и "Факел" (Оренбург өлкәсе ) командалары эләкте.
Группада безнекеләр түбәндәгечә уйнады:
1. "Балтач" - "Дим" 5:3
2. "Балтач" - "Первомайские львы" 4:2
3. "Балтач" - "Горняк" 9:0
4. "Балтач" - "Газовик" 5:3
5. "Балтач" - "Факел" 11:5

Группада беренче урынны алып, безнекеләр Ястребы" (Чиләбе өлкәсе) командасы белән очрашты. Уен бик авыр булган, овертаймда 1:2 исәбенә уйнап, балтачлылар беренче оттыру ачысын татыдылар.
3-4 урын өчен уенда егетләребез Башкортстанныӊ "Дим" командасын 5:2 исәбенә отып, өченче урынны яуладылар.
1 урын - "Горнячок" (Башкортстан Республикасы)
2 урын - "Ястребы" (Чиләбе өлкәсе)
3 урын - "Балтач (Татарстан Республикасы)

Безнеӊ командадан Хадиев Тукай турнирныӊ иӊ яхшы сакчысы итеп танылды. Бу ярышларга команданы Ильяс Галимуллин и Рөстәм Хөсәиновлар әзерләде. Команданыӊ ерак Салават шәһәренә сәяхәт итүендә «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе, үзе дә хоккей «җене» кагылган җитәкчебез Булат Зиятдиновныӊ өлеше зур булды.

Уенчыларны һәм тренерларны зур җиӊү белән котлыйбыз, Балтач данын еракларда яӊгыраткан өчен рәхмәтебезне җиткерәбез! Әфәрин Сезгә!

Бүген өйлә вакытында җиӊүчеләрне Саба, Кукмара районы чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин, балалар спорт мәктәбе директоры Эмиль Гарипов каршы алдылар. Укучылар конфет һәм соклар белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250