Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар өстәл теннисын үз итә

"Факел" яшүсмерләр клубында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Төзүчеләр микрорайонында урнашкан «Факел» клубында чаралар еш уза. Тематик кичәләр дә, спорт ярышлары да зур аншлаг белән үтә.

- Клубның хәзерге эшчәнлеге элеккеге елларны хәтерләтә. Яшүсмерләр, балалар тавышыннан гөрләп торган чаклары кире кайтты. Без моның өчен бик ша, - диләр өлкәнрәкләр.

Күптән түгел клуб диварлары спортчыларыбыз тавышыннан тагын гөрләде. 18 яшьтән өлкән ир-егетләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Кызып-кызып уйнадылар, инде бу өлкәдә профессионал булганнар да, һәвәскәр теннисчылар да сер бирмәде. Ильяс Закиров - беренче, Илдар Нәкыйпов - икенче, Фагыйл Әсхадуллин өченче призлы урын яулады.

Бүгенге көндә өстәл теннисы бик популяр. Клубта үткән чираттагы уен моны тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250