Балтачны таныткан батырлар 2 (дәвамы)
Газета укучыларыбыз хәтерлидер: үткән ел шушы вакытта, район, авылларда Сабантуйлары гөрләгән чакта “Хезмәт”ебездә “Балтачны таныткан батырлар” исемле язмада Сабантуйларда батыр калган, зур уңышларга ирешкән көрәшчеләребез турында истәлекләр биргән идек.
–Бишенчедә укыганда көрәш секциясенә йөри башласам да, мин сигезенчедә укыганда, 50 килограмм авырлыкта гына көрәшә башладым. Күрше малае Зөлфәт Насыйбуллин белән без аңа кадәр Сабантуйда йөгерештә беренче урын алу өчен дип хәзерләнә идек. Бер елны ул җиңсә, икенче елны мин беренче килә идем. Көрәшә башлагач, иң беренче җиңгәнем истә калган. Үзебездә, Бөрбаш Сабантуенда баш батыр өчен көрәшергә өч кеше калдык. Данлыклы Фидаил Шакиров, Исмәгыйль Мостафин һәм мин. Ул чакта әле үлчәү авырлыгы дигән нәрсә юк. Исмәгыйль абый белән көрәшергә чыгып баскач, “Хәмитне ул бер-ике минутта алып сала инде”, – дигәннәр. Ә мин каршы тора алдым, әле җиңдем дә. 5 курсны тәмамлыйсы елны да үземнән күпкә авыр үлчәүдәгеләрне ота-ота, икенче батыр булып кала алдым. Ә аннан соң бер елны Сабантуй батыры булдым. Малмыжда, Чепьяда, Балтач Сабантуенда үз авырлыгымда чемпион калганнарым булды. Муса Җәлил призына ярышларда өч мәртәбә икенче калдым, өч тапкыр Рәсәй чемпионатын оттым. Райондагы иң яшь Рәсәйнең спорт остасы мин, унтугыз яшемдә алдым. Татарстан кубогын мин көрәшкән елларда ун тапкыр оттык, беренчесендә 60 килограммда көрәшә идем әле. Иң истә калган көрәш дигәндә, баштагы елларда үзебез генә көчле команда булсак, тора-бара чын көндәш булырлык командалар үсеп җитте. 1991 елда Чаллыда көрәшәбез. Гадәт буенча, әйләнеш саен кем төшеп калган, кем җиңгән – барысын язып бардым. Бездән бер генә егет төшеп калса да, Чаллы командасын җиңүче дип таныдылар. Болай булырга тиеш түгел дип, секретариатка кереп киттем. Шактый гына олы тавыш чыкты. Әмма без беренче икәнебезне исбатлый алдык! Һәм чемпион булдык. Төшеп калган Чаллы егетләре миңа яный, бәйләнә үк башлады. Мин дә үзебезнең егетләргә әйтеп өлгергән идем. Тегеләр мине әйләндереп алып, авыр үлчәүдә чыгыш ясый торган көрәшчеләре, гайрәтләнеп, куркыта башлаган иде дә... Рафис Насыйбуллин, артыннан килеп, аның җилкәсенә кулын куйды һәм: “Монда без дә бар әле”, – диде. Аның дәрәҗәсе бик югары иде – шул бер җөмләсе җитте! Тагын бер очракта Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авыл Сабантуенда, 63 килограмм авырлыкта булсам да, 80 килограммнан югары егет белән көрәшергә туры килде һәм чистага сала алуым хәтердә саклана. Икенче атнаны Мамадыш районы Үсәли авылы Сабантуенда, көрәшә-көрәшә, 36 кеше арасыннан беренче дүртлеккә кадәр калдым. Көндәшемне дүрт мәртәбә чистага салсам да, миңа җиңү бирмәделәр, сөлгене ташлап чыгып киттем. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда үзем дә көрәш секциясе алып бардым, миннән соң бу эшне авылдашым Вагыйз Фазлыев дәвам итте. Мин бит шахматчы да. Дуслар шаяртып: “Син шахматчылар арасында иң яхшы көрәшче, көрәшчеләр арасында иң яхшы шахматчы”, – дип йөртәләр иде.
Ранил ГАДРАХМАНОВ: “РӘСӘЙНЕҢ СПОРТ ОСТАСЫ БУЛА АЛМАДЫМ”
–70-75 килограмм авырлыгында көрәшсәм дә, иң күбе 70тә булды һәм иң күп җиңүләр дә шул авырлыкта иде. Авыл Сабантуенда үз авырлыгымда җиңдем, Татарстан беренчелеген дүрт тапкыр оттым, дүрт тапкыр Рәсәй чемпионы булдым. Кечкенә авырлыкта көрәшкәч, Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калдым дип мактана алмыйм. Шулай да берничә авылда һәм 2005 елда район Сабантуенда баш батыр калдым. Билбау белән шөгыльләнгәндә дөнья чемпионатында икенче урын алган идем. Әмма Рәсәйнең спорт остасы була алмадым, без көрәшкәндә әле федерация оешмаган иде. Бүген дә шул көрәш эчендә кайнап яшим: тренер һәм хөкемдар буларак ярышларда гел катнашырга туры килә.
(Ахыры 4нче биттә).
(Ахыры. Башы 2нче биттә).
Айдар ГӘРӘЕВ:
“БЕР ГЕНӘ ҮКЕНЕЧЕМ БАР”
–Нәселдә көрәшчеләр булмаса да, Балтач мәктәбендә 5-6 классларда укыганда Мөдәррис абый кул астында классик һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә башладым. Ә татарча көрәшкә күчүем 8 классларда булгандыр. Хәзерлекле килгәнгәдер, җиңүләр озак көттермәде. Казан, Балтач, якын-тирә авыллар Сабантуйларында күп тапкырлар җиңдем, “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткән ярышта җиңү яуладым, Муса Җәлил призына үткән ярышта 75 килограммда чемпион калдым, берничә тапкыр призер булдым. Татарстан беренчелегенә үткәнендә берсендә призер калсам, икенчесендә чемпион булдым. Әмма имгәнү сәбәпле Рәсәй беренчелегенә бара алмадым. Көрәштән киттем дисәң дә, көрәш барыбер күңелдә, җанда инде. Өченче ел Татарстан беренчелегенә үткән ярышта 40 яшьтән өлкәннәр арасында бил алыштым, чемпион калдым. Шөкер, җиңүләрем күп булды, тик шулай да күңелдә бер генә үкенеч калды, күп тапкырлар көрәшеп карасам да, район Сабантуеның баш батыры була алмадым. Балаларга килгәндә, улым Айзат көрәшәм дигәч каршырак та идем, аннан үзе теләгәч дип рөхсәт бирдек. Матур гына көрәшә, республика беренчелегендә чемпион да калды, икенче урын да алды.
Истәлекләрне Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев