Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның да “Итекле хоккее” бар (+фоторепортаж)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Сабантуй" ял паркында тәүге мәртәбә "Итекле хоккей" ярышлары узды. Аның төп максаты - Армиядә хезмәт иткән егетләрне җыеп, аларга бәйрәм оештыру иде.

Әлеге идея Ринат абый Зариповныкы. Райондашыбыз, бүгенге көндә Чита шәһәрендә "Итекле хоккей" уенын оештырып, барлык шәһәр халкын әлеге чарага тарта алган якташыбыз Таһир Әгъләмов үрнәгендә уздырылган бәйрәм чарасында катнашырга теләк белдерүчеләр күп була. Чечнядагы сугышта катнашкан, Хәрби-диңгез флоты, Хәрби-һава көчләре, Чик сакчылары гаскәрләре ветераннары, район эчке эшләр бүлеге, "Форпост"лылар һәм Кече Лызи авыл җирлегеннән торган командалар әлеге чарада актив катнашып, үзара җиңүчеләрне ачыкладылар. Кызыклы уенда "Итекле хоккей" җиңүчеләре булып район эчке эшләр бүлеге танылды, икенче урында Кече Лызи авыл җирлеге, өчтә "Форпост" командасы. Егетләребез үзләрен канат тартышуда да сынап карады. Монда исә чик сакчылары беренчелекне бирмәде, икенче урында район эчке эшләр бүлеге калды, өченче урынны Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм кубок тапшырылды. Ярышта катнашучыларга җан атарга олы һәм кече яшьтәге спорт сөючеләр дә килгән иде. Бәйрәмгә Чик сакчылары өчен җан атарга килгән Нургаяз абый Ибәтуллин, десантчы Фаил абый Габдрахманов үзләренең оптимистик рухта булып, бөтен чараларда да актив катнашулары белән күп кенә яшьләргә дә үрнәк булып торалар.

- Катнашучылар исеменнән әлеге бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә Фердинант Гыйлемҗановка рәхмәтләремне җиткерәм. Ә бәйрәмдә катнашып, аны уздыруны тагын да күңелле иткән һәркемгә ныклы сәламәтлек, уңышлар теләп калам, - ди Ринат абый Зарипов. Ярышларда катнашкан һәркем саф һавада күңел ачып, спорт белән аралашып, ял итеп, күтәренке күңел белән алдагы елларда да бу ярышларны уздырырга кирәк дигән теләк белән таралыштылар.

Зәлия Фәйзрахманова
Фотолар Рафил Шакиров һәм Ринат Зариповныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250