Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта чаӊгы марафоны Сабантуй бәйрәменә тиӊ булды ...

Быелгы чаңгы марафоны чын Сабантуй бәйрәменә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Бүләкләр дә Сабантуй комиссиясе хисабына булды. Бик куанышты балалар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов әнә шулай сөендерде балаларны. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы балаларга котлау сүзләрен җиткерергә дә вакыт тапты. Кыскасы, чаңгычыларның мондый ярышны күптән күргәннәре булмагандыр инде. 1996-2004 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар 4 яшь аермалыгында 5-10-15-20 километрлы араларны буйсындырдылар.
Менә алар шушы араларны беренчеләрдән булып бусындыручылар:
1996-98 елгылар арасында - Иванова Алина /Чепья-15 км/, Александр Никитин /Чепья-20 км/.
1999-2000 елгылардан - Карина Бедикян /Кече Лызи-10 км/, Рәсүл Мөхәммәтшин /Норма-15 км/.
2001-2003 елгылардан - Марина Григорьева /гимназия-5 км/, Илдар Галиев /гимназия-10 км/.
2004 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында - Талия Галиева /гимназия-5 км/, Арсений Иванов /Кече Лызи-5 км/.
Фото: http://vk.com/club59964466?z=photo-59964466_355442215%2Fwall-59964466_69

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250