Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта чаңгы сезоны ябылды

Яңгыр димәдек, кар димәдек шуып та карадык инде быел чаңгыда. Көчле бураннар да комачауламады кышкы сезонны ябарга. Анысы Кече Лызи авылында үтте.

Биредә чаңгычылар белән эшләүче тренерыбыз Сергей Григорьев инициативасы белән, иганәчеләр ярдәмендә менә дигән ярышлар булды.
1998-1999 елгылар арасында Карина Бедикян /Кече Лызи/ һәм Хәлил Бикбаев /Балтач/, Зилә Каюмова /Балтач/ һәм Андрей Степанов /Кече Лызи/, Анастасия Исаева һәм Сергей Борисовларга /икеседә Лызидан/ тиңнәр табылмады.
2000-2001 елгылар арасында Ләйлә Каюмова /Балтач/ һәм Рәнис Таҗетдинов /Сосна/, Татьяна Андреева /Чепья/ һәм Әдел Мостафин /гимназия/, Инзилә Рәхимова /Сосна/ һәм Эмиль Сәмигуллин /гимназия/,
2002-2003 елгылар арасында Ульяна Кумаева /Чепья/ һәм Рәйхан Газыймов /гимназия/, Марина Григорьева һәм Аяз Исрафилов /икесе дә гимназиядән/, Алия Галиева /Сосна/ һәм Илдар Галиев /гимназия/,
2004-2005 елгылар арасында Талия Галиева һәм Әмир Сөнгатуллин /икесе дә гимназиядән/, Голшан Сөләйманова /Балтач/ һәм Рәхим Низаметдинов /гимназия/, Азалия Фәизова /гимназия/ һәм Андрей Зубарев /Чепья/,
2006 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында Алия Исрафилова /гимназия/ һәм Илназ Кәбиров /Балтач/, Эльза Кумаева /Чепья/ һәм Руслан Кәбиров /гимназия/, Әдилә Нуриева /Сосна/ һәм Данияр Хафизов /гимназия/ җиңүче булдылар. Зурлар арасында Чепьядан Роман Никитин, Любовь Григорьева, Балтачтан Сергей Григорьев, Алсу Нигьмәтҗанова, Фәридә Нәкыйпова, Ушмадан Михаил Павлов чемпион булдылар.

Шушы ярыштан соң ук командабыз 41нче Казан чаңгы марафонында көч сынашты. Иң матур күрсәткечне гимназиядә Әмир Сөнгатуллин күрсәтте. 5 километрлы дистанциядә ул икенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250