Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта чаңгы ярышы гөрләде (+фоторепортаж)

Бүген, ягъни 6 гыйнвар көнне авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында чаңгы ярышы үтте.

Чарага чаңгы спортын ихлас күңелдән үз итүчеләр җыелган иде. Ярышларда ялга кайткан студентларны да күпләп күрә алдык, мәктәп укучылары да зурлардан калышмады. Җан атарга килгәннәр дә шактый иде. Музыка уйнап торды, самавырда чәйләр кайнады, шашлык пеште, тәм-томнар да мулдан иде.
Чаңгыга басучыларның һәркайсы җиңү теләге белән янды. Җитәкчеләр арасында ир егетләрдән Наил Сабирҗанов, Илшат Галимуллин, Илнар Сафин, ә хатын-кызлар арасында Алия Зәкиева, Алсу Гатиятуллина, Әлфия Сабирҗанова призлы урыннар яулады.

Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250