Балтачта финнарча йөрү популярлаша бара
Соңгы вакытта бистә урамнарында чаңгы таягы тотып йөргән кешеләрне очратырга туры килә. Бу хәрәкәтләнү төренә олыларны район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре күбрәк тартты бугай.
Таяклар белән йөргәндә умырткалык һәм тезләргә көчәнеш кими. Шуңа умырткалык, тез буыннары, үкчә шпорасы, оча сөяге буыннары белән проблемалар булган кешеләр дә бу спорт төрен үз итә ала. Ул симерү, сколиоз, остеохондроз, үпкә чирләре (аеруча брон-хиаль астма) булганда бигрәк тә файдалы. Күнегүләр вакытында пульс арта, бу - йөрәк һәм үпкәләргә уңай йогынты ясый. Шулай да хроник йөрәк чире булган кешеләр иң элек табиб белән киңәшләшергә тиеш.
Фин йөрүендә чаңгыныкыннан кыскарак таяклар кулланыла. Аны алюминий, пластик яки композит материаллардан ясыйлар. Бу таяклар бик җиңел. Аларны 45 градус авышлык белән тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев