Хезмәт

Балтачта физкультурачылар көне бик күӊелле үтте

Икенче ел рәттән район физик культура хезмәткәрләре үзләренеӊ профессиональ бәйрәмнәрен табигатьтә үткәрәләр.

Бәйрәм булгач, бүләксез булмый: бу елда да спорт өлкәсендә зур уӊышларга ирешкән тренерлар һәм спортчылар Балтач муниципаль район башлыгыныӊ һәм Татарстан Республикасы яшьләр эше, спорт министрлыгыныӊ Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатлары белән билгеләр үтелделәр.
Мул табын артында һәркемнеӊ йөзе көләч, күӊеле көр иде. Тамак тук булгач, җырлыйсы да килә бит. Бу очракта районныӊ үзешчән артистлары бергә, кулга-кул тотынып эшләүче коллегаларын матур җырлар белән сөендерделәр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: