Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта ГТОны алтын билгегә тапшыручылар бар

Республикада укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар. Ә моның нәтиҗәсен күрү тагын да куанычлы бер вакыйга булды.

Безнең районыбыздан Балтач гимназиясенән Динә Вәлиева, Васиф Фәхретдинов, Балтач урта мәктәбеннән Ильяс Исрафилов, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Илсинә Дәминова, Рәмзил Тляков, Карадуган урта мәктәбеннән Рүзәл Харисов, Кенә төп мәктәбеннән Рәсим Мотыйгуллин, Чепья урта мәктәбеннән Диләрә Мортазина, Субаш төп мәктәбеннән Илсаф Нәбиев ВФСК ГТО ның алтын билгеләренә (значокларына) ия булдылар. Әлеге мактаулы алтын билге республикадан нибары 23 укучыга һәм шуларның тугызы безнең районыбыз укучыларына бирелүе тагын да зуррак җиңү дип әйтә алабыз. Әлеге күкрәк билгеләрен укучыларга 24-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ВФСК ГТО ның республикакүләм фестивалендә республикабыз премьер-министры урынбасары Шайхразиев Васил Гаязович шәхсән үзе тапшырды.

Тантаналы өлештән соң фестивальгә әзерлек башланды. Төрле районнардан килгән командалар үзара көч сынаштылар. Районыбыз данын якларга килгән укучылар: Балтач урта мәктәбеннән Әбүбәкиров Динар, Балтач гимназиясенән Мөхәммәтҗанов Наил, Хәлимов Динар, Карадуган урта мәктәбеннән Гарифҗанова Алсинә, Кече Лызи мәктәбеннән Мухин Максим, Спиридонов Андрей, Урта Көшкәттән Смирнова Марина, Смәел мәктәбеннән Фазылҗанова Ралия, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Фазыльянова Алсу, Рамазанова Фирая ике көнгә сузылган фестивальдә финалда катнашучы дипломына ия булдылар.

Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә җиңүләр генә булуын теләп калабыз.
Гөлшат Җиһангирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250