3нче август көнне шаулап-гөрләп "Романтик"ның 3 сменасы тәмамлаганны бәйрәм иткәннәр иде. Быелгы чара үзенчәлекле мизгелләргә бик бай булды. Лагерь, яңа дуслар, вожатыйлар белән аерылу балалар өчен җиңел булмады. Саубуллашу хөрмәтенә ягылган учак чарага килгән һәркемнең күңеленә ихлас җылылык, ел буена җитәрлек энергия өстәде.
Балалар таралашкыннан соң лагерь тынып калды, аларның шат авазын кошлар сайравы, агачлар шавы алыштырды. Бүген исә лагерь кабат җанланды.
"Романтик" базасында "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Биредә спорт сөюче 60 бала 3 отрядта ял итеп сәламәтлеген ныгытачак. Алар белән атна дәвамында районыбызның данлыклы тренерлары шөгыльләнәчәк. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!