Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта ирләр дә туп тибә

Шушы көннәрдә 35 яшьтән югары спорт сөючеләр өчен "Өмет кубогы 35+" мини-футбол ярышы булып узды.

Без мәктәп укучылары яки егетләрнең туп тибүен күреп гадәтләнгән. Баксаң, ирләр дә бер дә кимен куймый икән. Моны "Өмет кубогы 35+" мини-футбол ярышы раслады. Беренчелекне спортны үз иткән «Яңгул» командасы яулады, икенче урында - «Балтач», өченчедә "Карадуган» уенчылары. Турнирның иң өлкән уенчы Айрат Гайнуллин (48 яшь), иң яхшы уенчысы Марат Шәрәфиев икесе дә «Яңгул» командасыннан.

Барлык призерлар һәм җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде, җиңүче командага турнирның күчмә кубогы тапшырылды. Истә калырлык, бик күркәм ярыш булды бу. Моның өчен уеннарны оештыручылар да, катнашучылар да ярышның спонсоры Рөстәм Камаловка рәхмәтле.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250