Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта җитәкчеләр ярышты (фото)

Башкаларны ниндидер эшкә өндәгәнче, ул эшне узеӊ башкарып кара, дигән бер гыйлем иясе. Ә бит төптән уйлап карганда, нәкъ шулай. Менә бу гыйбәрәне истә тотып Балтач җитәкчеләре бәйрәм көнне узара ярышка чыктылар.

Чаӊгыда узышу, гранатаны ераклыкка җибәрү, мылтыктан ату - болар барысы да Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган иде. Җитәкчеләр арасында бармак белән генә санаулы хатын-кызларныӊ булуы да күӊелләрне бизәде. Ярышларны ачып җибәргәндә, район башлыгы Рамил Нотфуллин бу бәйрәмнеӊ һәркем өчен дә кадерле, истәлекле булуын искә төшерде, җирлекләрдә дә төрле уеннар, концертлар үткәреп армия сафларында булганнарны, гомумән ир-атларны тәбрикләргә, бәйрәмнәрне матур итеп үт кәрергә чакырды, ярышларда актив, даими катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Ярышлардан җиӊүчеләр һәм фоторепортаж соӊыннан биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250