Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта каратэ буенча Республика беренчелеге узды (+фоторепортаж)

Балтачыбызның спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә кекусинкай каратэның барлык ысулларын үз эченә алган Республика беренчелеге узды.

Ярышларда 203 сугышчы «тукмашты», бу бәйге Россия чемпионатына сайлап алу ярышлары буларак оештырылган.
Бәйрәмне ачу тантанасында районыбызда бу спорт төрен пропагандалау һәм үстерүдәге уңышлары өчен Рифат Зарипов, Альберт Бәзәгытдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Россия яшьләр оешмасының Мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр.
10 яшьтән башлап 18 яшькә кадәрле яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар арасында барган ярышлар быел да үз югарылыгында узып китте. Билгеле, безнең кайбер спортчыларыбыз өчен дә бәхет елмайды. Артем Федоров, Әмир Бариев Салих Зарипов беренчелекне яуласа, Әмир Бәзәгытдинов - икенче, әтиле уллы Рифат һәм Якуб Зариповлар, Тимур Хәләлиев, Әлим Гарипов өченче призлы урынга лаек булды.
Билгеле әлеге олуг җиңүләр артында тренерларның зур тырышлыгы яшеренә. Бүгенге көндә секциягә йөрүчеләр хакында сорагач, Альберт Бәзәгытдинов менә нәрсәләр диде:
- Команда составында чыгыш ясаучылар төрле яшьтә. Әмма алар әле яше буенча кечкенә булуларына карамастан, күпләре инде район, шәһәр, региональ, хәтта халыкара ярышларда катнашып күп санлы медальләргә ия. Тагын шунысын да әйтергә кирәк секциядән китүче балалар саны бик сирәк. Тренировка вакытында шаярып, бер-берсен этешеп-төртешеп йөрүчеләр дә юк. Максатыбыз үсеп килүче буынны көчле рухлы, тәртипле, мораль һәм физик сәламәт итеп тәрбияләү. Каратэ - ул спортта үзеңне көчле итеп хис итәргә генә өйрәтми, каратэ ул - философия дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250