Балтачта картинг ярышы булачак
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 22 февраль көнне 9.00 сәгатьтә "Сөт-май комбинаты" янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.
Ярышлар 4 төрле машиналарда үткәреләчәк: “Стриж”, “Хонда-200” 8-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар, “Хонда-270” 12-17 яшьлекләр, “125” 13-17 яшьлекләр. Ярышларда күрше районнардан да катнашучылар көтелә. Катнашучыларга көч бирү өчен 22 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев