Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта өлкәннәр дә волейбол уйный...

Районыбызда балалар арасында да, зурлар арасында да волейбол ярышлары бик популяр.

Балалар арасында узган соңгысына районыбызның 13 мәктәбеннән 22 команда җыйналган иде. 180 уенчы көне буе туп чөйде. 1998-2000 елларда туган балалар арасында кызлардан Кенә, Куныр, Яңгул, егетләрдән Куныр, Шубан, Арбор мәктәбе волейболчылары осталык күрсәтте. Гарипова Фирдия(Кенә), Гомәров Аяз (Куныр) ярышларның иң оста уенчылары булып танылдылар.
2001-02 елгы балалар арасында узган ярышлар да кимен куймады.10 мәктәптән 17 команда составында 140 бала көч сынашты. Кызлар арасында Кенә, Куныр, Бөрбаш, малайлар арасында Шубан, Куныр, Яңгул уенчылары иң осталар булып танылды. Кенәдән Әлфинә Сабитова һәм Шубаннан Рәйхан Садыйков иң оста уенчылар исеменә лаек булдылар.
Пляж волейболы да онытылмый. Балтач бистәсендә район Сабантуе уза торган участокта волейбол өчен менә дигән 2 уен мәйданчыгы бар.
Район беренчелегенә узган ярышларда кызлар арасында янә Шубан, Кенә, Яңгул уенчыларына тиңнәр табылмады. Малайлар арасында Куныр, Шубан (бу мәктәп ике команда куйган иде) уенчылары танылды. Аларның тренерлары Рәдиф Сөләйманов, Фәнил Ибрһимов, Ринат Гарипов, Ленар Рамазановларның хезмәт җимешләре дип танырга кирәк.
Балалар туп уйнаганда өлкәннәребез дә тик ятмый. Чепья ягында җитәкчеләрнең үзара очрашып волебол уйнаулары инде күптән матур традициягә әйләнде.
Чепья җирлегенә кергән мәктәп, җәмгыять, җирле үзидарә, коммуналь хуҗалык җитәкчеләре берләшеп даими рәвештә якын-тирә күршеләрне үзләренә чакырып торалар. Районыбызда ел да әйләнеш системасында ветераннар арасында ярышлар бара.
Быелгы ярышларда 8 команда уйнады. Җиңүгә район хакимияте уенчылары иреште. Икенче урынга Салавыч җирле үзидарәсе, өченчегә Балтач шәһәр җирлеге командалары лаек булды.
Заманында җыелма команданы җитәкләгән, яшьләй арабыздан киткән Рамил Садыйков истәлегенә ярышлар да үз популярлыгын югалтмый. Быелгы ярышларның җиңүчеләре булып Балтач шәһәр җирлеге, "Балтач газы" идарәсе, Шеңшеңәр җирле үзидарәсе командалары танылды.
Шушы атнада гына хатын-кызлар арасында да пляж волейболы ярышлары булып узды. Кенә авылы кызларына тиңнәр булмады, Балтач мәктәбе, Карадуган җирле үзидарә командалары калган урыннарны бүлештеләр.
Бүгенге көндә зурлар арасында әйләнеш системасы белән район беренчелеге дәвам итә. Республикабыз көненә алар да үз араларында иң көчлеләрне ачыклаячаклар.
Фото: http://www.fotokanal.com/foto-4994.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250