Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта «Милләтләр йөгереше» була

Балтачлыларны 21 сентябрь көнне үзенеӊ гадәти урыны - «Сабантуй» мәйданы янында зур ярышка - «Милләтләр йөгереше»нә чакырабыз.

Ул берничә төркемгә бүленеп үткәреләчәк:
18 яшьтән 30 яшькә кадәр - егетләр 6 чакрымга, кызлар 3 чакрымга барачаклар;
30 яшьтән югары - ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 чакрымга барачаклар;
50яшьтән югары - ир-атлар һәм хатын-кызлар 2 чакрымга барачаклар;
Барлык җитәкчеләргә 2014 метр араны йөгереп узарга тиешләр.
Барлык җирлекләрдә дә шушындый ярышлар оештырылырга тиеш һәм бу турыда җирлек башлыкларына, күмәк хуҗалык, оешма җитәкчеләренә аерыем күрсәтмә булачак, дип аӊлатты район Советы башкарма комитетыныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Ә мәктәп укучылары елдагыча шимбә көнне үз мәктәп территорияләрендә көч сынашачаклар, Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучылары стартка җомга көнне басачаклар.
Фото: http://www.kross-nacij.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250