Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта мини-футбол популярлашып бара

"Балтач" универсаль спорт залында ел дәвамында районның зурлар арасында әйләнеш системасы белән чемпионаты бара. Быел шушы егетләребез укучылар өчен зур бүләк ясадылар.

Әле шушы көннәрдә генә район үзәгенең ике зур спорт корылмаларында узган мини-футбол ярышпарында 24 мәктәптән 14 команда көч сынашты. 2000-2001, 2002-2003 елларда туган егетләр арасында барган уеннарда 168 уенчы үз араларында иң яхшыларны ачыкладылар һәм әйткәнемчә, зурлар тарафыннан алынган медальләр, кубоклар белән бүләкләнделәр. Ә бу бүләкләргә 2000-01 елгылар арасында гимназия, Түнтәр, Шубан мәктәпләре уенчылары, 2002-03 елгылар арасында Балтач, гимназия, Чепья мәктәбе футболчылары лаек булды.
Иң яхшы уенчылар да бүләксез калмады. Алар - гимназиядән Шоамир Хакназаров, Даниф Сабирҗанов, Шубаннан Фәннур Сабирҗанов, Түнтәрдән Нәсим Шәрәфиев, Балтачтан Раушан Галиуллин, Чепьядан Ринат Демевьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250