Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Прайм-лига» футбол уйната (фото)

Авыл җирлекләрендә депутат булырга теләк белдереп, праймеризда катнашучылар һәм сайлаучылар бүген Балтач спорт һәм сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан кырда футбол уйнады. Бу ярыш "Президент белән бергә" исеме астында узды.

Футболда беренче булып тупны район башлыгы Рамил Нотфуллин типте. Уен башланыр алдыннан ул барлык уенчыларны һәм җанатарларны Россия көне белән котлады. Спорт белән шөгыльләнергә, аныӊ көндәлек яшәү рәвеше итәргә кирәк, диде район башлыгы.

Татарстан лидеры Рөстәм Миӊнеханов инициативасы, «Бердәм Россия» булышлыгы белән төзеләчәк «Сабантуй» ял паркы файдалануга тапшырылганнан соӊ, ачык һавада футбол, волейбол, бадмитон белән шөгельләнергә мөмкинлекләр артачак, халыкны без үзебезнеӊ артыбыздан ияртергә бурычлы, дип булачак депутатларныӊ игътибарын юнәлтте ул.

Матч сайлаучылар файдасына 5:2 исәбенә тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250