Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта район башлыгы призына марафон уздырылды (фото)

7 март көнне Балтач чаңгы трассасында район башлыгы призына марафон узды.

Ярышларга күрше Малмыж, Кукмара, Саба районнарыннан да чаңгычылар килгән иде. Хатын-кызлар арасында биш чакрым араны иң беренче булып Балтачтан Алсу Нигъмәтҗанова яулады. Икенчедә тагын Балтач кызы - Алина Иванова, өченче призлы урында да үзебезнең өметле яшь чаңгычыбыз Зәйнәп Нигъмәтҗанова.

Һәвәскәр ир-егет чаңгычылар арасында Киров өлкәсеннән Әмир Хәйруллин - беренче, Балтачтан Эмиль Гарипов - икенче, ә Илсур Шәйхиев өченче призлы урын яулады. 50 яшькә кадәргеләр арасында Данил Ганиев(Байлар Сабасы), Илназ Мөхәммәтгалиев (Кукмара), Дамир Шакирҗанов(Байлар Сабасы) призлы урыннарны бүлештеләр. 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренчелек кабат бездә, Михаил Павловка тиңнәр булмады, икечедә - Байлар Сабасыннан Азат Дәүләтшин, өченче урында Балтачтан Владимир Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250