Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта Россия беренчелегенә әзерлек йөзеннән кул көрәше ярышлары оештырылды (фото)

«Хыял» яшьләр үзәгендә 1998-2002 елгы егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ярыш булды.

Район спорт мәктәбендә кул көрәшенә өйрәтүче тренерларыбыз акча юклыкка да карап тормады, үзара сөйләшеп үз хисапларына төрле дәрәҗәдәге медальләр юнәттеләр дә, ярыш үткәрделәр. Алар алдында дәрәҗәле Россия беренчелеге. Шуңа да спортчыларның бик көчлеләрен генә сайлап алырга кирәк иде. Ярышларга районыбызның 14 мәктәбеннән 94 спортчы килгән иде.

Ярышлар тантаналы төстә ачылгач, спорт мәктәбенең директор урынбасары Фәнзилә Камалова сүз алып, спортчыларны ярышлар белән котлады, Россия беренчелегендә икенче урынны яулаган Яңгул мәктәбе укучысы Рамазан Нәкыйповка спорт остасына кандидат таныклыгын, күкрәк билгесен тапшырды. Татарстан гимны яңгырады. Ярышларның баш хөкемдары Фагыйль Гайнетдинов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң нык беләклеләр ярышы башланып та китте.
Ә инде җиңүчеләребезгә килсәк менә алар:
Егетләр арасында-Илмир Галимуллин /Нөнәгәр, 45 кг/, Рамазан Нәкыйпов /Яңгул, 50 кг/, Илназ Гәрәев /Балтач, 55 кг/, Ирек Төхвәтуллин /һөнәр лицее, 60 кг/, Иосиф Жуков /Чепья, 65 кг/, Ришат Фәйзрахманов /һөнәр лицее, 70 кг/, Марат Әхмәтҗанов /Салавыч, 80 кг/, Сабиров Дилүс /һөнәр лицее, авыр үлчәүдә/.
Кызлар арасында - Сәфинә Әүхәдиева /Нөнәгәр-40 кг/, Айгөл Вәлиева /Салавыч, 45 кг/, Зилә Шәйхетдинова /Куныр, 50 кг/, Наилә Абделхакова /Салавыч, 55 кг/, Руфия Газыймҗанова /Яңгул, 60 кг/, Ландыш Хәкимова /Салавыч, 65 кг/, Ралия Хисаметдинова /Бөрбаш/, Гөлзия Галимуллина /Нөнәгәр-авыр үлчәүдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250