Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта шахмат буенча тагын бер иганәчебез артты

Балтач гимназиясендә Нормадан Роза һәм Илнур Шакировлар үз призларына шахмат ярышлары уздырдылар.

Шахмат уеннарын яратучылар саны елдан-ел артып килә. Артуы да аның иганәчеләребез игелекле ниятләре нәтиҗәсендә. Менә бу атнада тагын бер шундый игелекле затыбыз пәйда булды.
Балтач гимназиясендә директор урынбасары Раушания Илдусовнаның, тренер Ландыш Гарифуллинаның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Нормадан Роза һәм Илнур Шакировлар үз призларын булдырып 1-3, 4-6 сыйныф укучылары арасында шахмат ярышлары уздырдылар. Әле беренче ярыш буларак, ярышларга Норма, Балтач мәктәпләреннән генә шахматчыларны чакырып уйнаттык. Шунысы куанычлы, ярышларга хәтта ясле-бакчаларда тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Тагын да куанычлырагы ул балалар оста уенчылар да булып чыктылар. Балтачның икенче һәм дүртенче номерлы ясле-бакчаларында тәрбияләнүчеләр Сәйдәш Камалов һәм Мәликә Нәбиева өченче призлы урыннарны яулап кына калмадылар, иң яшь уенчы титулына һәм махсус бүләкләргә дә лаек булдылар. Инде җиңүчеләребез белән таныштырабыз.1-3 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Лина Гатауллина /Норма/ һәм Данил Закиров /гимназия/, икенчегә Камилла Юнысова /гимназия/ һәм Айнур Гарифуллин /Норма/, өченче урынга Мәликә Нәбиева һәм Сәйдәш Камалов лаек булдылар. 4-6 сыйныф укучылары арасында бу урыннарны Гөлшан Сөләйманова /Балтач/ һәм Әмир Әкбәроа /гимназия/, Айсылу Йосыпова, Тимерхан Әкбәров, Дина Зарипова, Илсаф Шакиров /барысы да гимназиядән/ бүлештеләр. Ярышлар барышында үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлаган, матур бүләкләр биргән Илнурабыйларына һәм Роза апаларына олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты балалар. Ә без үз чиратыбызда ярышларның дәвамлы булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250