Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта спорт федерацияләре эше җанлана

«Безнең федерацияләр эше кәгазьдә генә ич ул» дигән сүзләрне безгә моңарчы күп ишетергә туры килде. Югыйсә, районыбызда яхшы гына эшләп килүче татарча көрәш, шахмат, волейбол федерацияләре бар.

Миңа яңа гына оешкан бадминтон федерациясенең оештыру конференциясендә катнашырга туры килгән иде. Озак та узмады, федерация рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов мине икенче, өченче утырышларга да чакырып алды. Субаш, Норма, Балтач җирлекләреннән җыйналган тарафдарлары белән алар ел буена узасы ярышларны җентекләп планлаштырдылар, матур планнар кордылар. Ә планнары зурдан. Киләчәктә «Хыял» яшьләр үзәген бадминтон үзәге буларак күзаллый алар. Балтач гимназиясенә дә байтак кына кирәкле җиһазлар кайтартылган инде.
Рәшит Мәгъсүм улы Ильясов җитәкләгән район хоккей федерациясенең чираттагы утырышы да иң югары ноктадан - бүләкләүләрдән башланды. (РәшитМәгъсүмович бадминтон федерациясе утырышларында да катнашып килә). Ел буе фанатларча күңелен биреп эшләгән тренерлар, физкультура укытучылары, бу эшне башлап, оештырып йөрүчеләр Рәхмәт хатлары, «Балтач» универсаль спорт залына бушлай йөрү өчен еллык билетлар белән бүләкләнделәр.
Узган ел эшләгән эшләргә җентекләп анализ ясалды. «Балтач» универсаль спорт комплексы артында урнаштырылган хоккей тартмасына яңа капкалар кирәклеге күтәрелгән иде, анысы да җитәкче тарафыннан бер атна эчендә кайтартып утыртылды. Хезмәтләре дә күз алдында. Районыбызда нинди генә төбәкне алма, һәркайсында менә дигән шугалаклар эшләп тора. Алар соңгы вакытта әти-әниләрнең дә яраткан урынына әйләнде.
Ә ярышларга килсәк... Кыш әйләнәсе, бер генә атнаның да хоккей ярышларсыз узганы юк. Бер Карадуган җирлегендә генә балалар өчен Муса Җәлил музее, «Игенче» җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Рәис Хөсәенов призына ел саен ярышлар узып килә. Соңгы вакытта Чепья, Норма авыллары хоккей үзәкләренә әйләнделәр. Чепьядагы юлчылар мәрхүм Рафаэль Садыйков истәлегенә, торак-коммуналь хуҗалык җитәкчелеге балалар спорт мәктәбе кызлары өчен ярышлар оештырып килә. Норма да кимен куймый. Тәлгать Газизов, Илшат Шакиров кебек хоккей өчен берни кызганмый торган эшмәкәрләре белән дан тота бу авыл. Салавыч, Бөрбаш, Яңгул җирлекләрендә дә менә дигән традицион ярышлар үтеп тора. «Хезмәт» газетасы редакциясе ярышларының инде күпьеллык тарихы бар. Чутай авылында Россиянең олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев призына узучы ярышлар гына да ни тора. Кыскасы, «Менә эшләп тә карыйлар болар, ичмасам», дигән фикер белән чыктым мин бу утырышлардан. Менә кемнәрдән үрнәк аласы икән безгә!
Фото: http://sportforall.lg.ua/index.php?option=com_content&view=article&id=382:2013-09-17-07-32-49&catid=40:-q-q&Itemid=204&lang=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250