Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта спортлы туризм буенча Татарстан Республикасының беренчелеге узды

3 көн дәверендә 12 нче июннән 14 нче юньгә кадәр Балтач муниципаль районының Кара Күл янындагы мәйданчыгында укучылар арасында җәяүле дистанцияләрдә спортлы туризм буенча Татарстан Республикасының беренчелеге - гомумбелем бирүче оешмада укучыларның 60 нчы туристик җыены уздырылды.

Җыенда 10 муниципаль район һәм шәһәрдән 136 кеше хисабында 19 команда катнашты. Ярышлар ике яшь үзенчәлегендә алып барылды. Спортлы туризмда ярышлар җәяүле дистанцияләрдә һәм бәйге программасы нигезендә бардылар:

  1. "Кыска, җәяүле дистанция".
  2. "Җәяүле дистанция - бәйләм".
  3. "Җәяүле дистанция, төркем".
  4. Бәйге программасы: командаларны таныштыру бәйгесе, капитаннар бәйгесе, пешекчеләр бәйгесе.
  5. Туристик күнекмәләр һәм көнкүреш.

Чарада күп кенә кунаклар катнаштылар: республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марсель Хатип улы Әсәдуллин, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Алия Юныс кызы Зәкиева, республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең патриотик тәрбия һәм туризм, милләтләр мәдәниятен саклау бүлеге мөдире Илнур Рәфәгат улы Насибуллов, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең педагогы Фәрит Фәтхи улы Минхаиров. Ярышларның баш хөкемдары ЦыгановДмитрий Викторович булды. Ярышлар катгый тәртиптә узды. Барлык командалар да яхшы хәзерлек күрсәттеләр. Әлеге ярышларда җиңелүчеләр булмады, һәркем җиңүче рәтендә иде. Иң мөһиме - укучылар яңа танышлар, позитив кичерешләр алдылар. Нәтиҗә сынауларында урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр арасында:

1 нче урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Простор" балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсия йорты.

2 нче урын - Бөгелмә шәһәренең балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсия станциясе.

3 нче урын - Балтач муниципаль районының Субаш төп белем бирү мәктәбе.

Зурлар арасында:

1 нче урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Простор" балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсия йорты - физкультура-сәламәтләндерү үзәге "Дельфин" №8.

2 нче урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Простор" балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсия йорты.

3 нче урын - - Бөгелмә шәһәренең балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсия станциясе.

Котлыйбыз! Киләсе ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250