Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта “Төнге чаңгы шуулар” оештырылачак.

15нче гыйнвардан башлап "Сабантуй" ял паркында кичке сәгатьләрдә чаңгы ярышлары оештырылачак.

- Менә быел эксперимент рәвешендә район спорты тарихында беренче тапкыр "Төнге чаңгы шуулар" дигән чара үткәреп карарга булдык. Мондый чара уздыру хыялы күптән бар иде инде. Чөнки әлеге мәйданда елдан-ел гадәти көннәрдә дә кичләрен чаңгы шуарга килүчеләр саны артканнан-арта бара. Үзләре генә яки гаиләләре белән дә киләләр. Сабантуй мәйданы янындагы чаңгы трассасы район халкы өчен уңайлы, тыныч урында урнашкан, яктыртылган. Райондашларыбызны ярышка көтеп калабыз.
Яшь үзенчәлекләре исәпкә алынмый, балалар, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр дә катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Ярышлар 1 чакрым ераклыкка оештырыла. Әгәр дә теләк белдерүчеләр булса, бу чараны үткәрү дәвамлы булачак", - дип хәбәр итә район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Теркәлү вакыты - 18.00 сәгатьтә, старт 18.30 да бирелә. Чаңгы шуарга яратучыларны - 15 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250