Хезмәт

Балтачта волейбол уеннары башланды...

Үткән шимбәдә "Балтач" универсаль спорт залы балаларның шат авазыннан караңгы кичкә хәтле тынып тормады.

Җәйге яллардан соң спортзалның мондый халәтне күргәне юк иде әле. 1999-2000 елларда туган балалар район беренчелегенә узган волейбол ярышларында көне буе туп суктылар.
Районыбызның 12 мәктәбеннән 170 спортчы килгән иде. Ярышлар тантаналы ачылганнан соң, ике мәйдан уеннар башланып китте.
Шунысы куанычлы, елдан-ел районыбызда спортның бу төрен үз итүче балалар саны артып тора. Куныр урта мәктәбеннән ярышларга хәтта 3 команда катнашты. Уйнап та карадылар ичмасам балалар.
Ярышларның җиңүчесе булып та кызлар арасында да, егетләр арасында да Куныр мәктәбе /тренерлары Рәдиф Сөләйманов/ укучылары танылды.
Кызлар арасында икенче урынга Арбор /Илдар Галимов/, өченче урынга Бөрбаш /Рөстәм Вәлиев/ мәктәбе уенчылары лаек булса, егетләр арасында Кенә әнил Ибраһимов/, Яңгул /Ринат Гарипов/ уенчылары танылды.
Елдагы традициягә тугры калып , бу уеннарның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Алар Куныр мәктәбеннән Илнара Габбасова һәм Илназ Нәҗипов. Илназ узган ел да шушы яшьтәгеләрнең уеннарында иң яхшы уенчы булып танылган иде.
Осталыгы елдан-ел арта гына бара егетебезнең. Уенчыларыбыз арасында алда республика ярышлары. Алар Минзәләдә узачак Татарстан беренчелегендә район данын яклаячаклар. Уңышлар, Сезгә!
Фото: http://lotsman-pro.ru/news/599.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: