Спорт
Балтачта волейбол ярышлары дәвам итә
Матур уза бездә волейбол ярышлары. Зурларныкы да, балаларныкы да. Бу атнада "Балтач" универсаль спорт залы үз ишекләрен 2003-2004 елларда туган уенчылар өчен ачты.
Спортзалның 2 мәйданчыгында кичкә кадәр кызлар-егетләр туп суктылар. Бик кискен барды ярышлар. Җиңәр өчен күп тырышлык куярга туры килде. Никадәр, осталык таләп итә бит ул, волейбол уеннары. Ниһаять җиңүчеләр дә билгеле булды.
Кызлар арасында Яңгул /тренерлары Р.Гарипов/, Бөрбаш /Р.Вәлиев/, Балтач /И.Лотфуллин/ мәктәпләре уенчылары җиңү яуласа, егетләр арасында Шубан /Л.Рамазанов/, Куныр /Р.Сөләйманов/, Кенә /Ф.Ибраһимов/ мәктәпләре уенчылары җиңүче булды.
Иң оста уенчылар титулы Шубаннан Искәндәр Зариповка һәм Яңгулдан Диләрә Хәйруллинага бирелде.
28 ноябрьдә шушы ук залга 1998 елда һәм аннан соңгы елларда туган егет-кызларны спорт мәктәбе Кубогына ярышларга көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев