Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта яӊадан бер зур татарча көрәш бәйгесе.

Балтач районында балалар һәм яшьүсмерләр арасында татарча көрәш буенча дистәләгән ярыш үтсә дә, зурлар арасында үткәрелә торганы азрак булуы көрәш сөючеләрне күптән борчый иде.

Һәм ниһаять, «булсын иде, көрәшер идек», дип йөргән хыяллар тормышка ашты. Районыбызныӊ алдынгы хуҗалыкларыныӊ берсе «Кызыл юл» җитештерү кооперативы үзенеӊ исеме астында зурлар арасында тәүге зур ярыш уздырды. Командалар арасында «стенка на стенку» дип атала торган формула буенча үткән бу бәйге катнашучыларны һәм килгән тамашачыны битараф калдырмады. Чөнки нәкъ менә шушындый алышуларда һәр көрәшченеӊ җиӊүеннән команданыӊ язмышы хәл ителүе зур кызыксыну тудырды.
Беренче урын арборлыларда. Алар тигез көрәштә Яӊгул авылы командасын 3:2 исәбенә оттылар. Кем белә, арборлылар командасы өчен, ярышларда катнашмаса да, әмма әле дә үзе өчен көрәш белән шөгельләнүче, дөнья чемпионы, күп тапкырлар Рәсәй һәм Татарстан чемпионы Айдар Хәйретдинов чыгыш ясамаган булса, беренче урын аларга «тәтер» идеме икән. Ничек кенә булмасын, нәкъ менә Айдарныӊ соӊгы бил алышуда җиӊү яулавы аларны беренче итте дә.
Икенче урында Яӊгул командасы. Өченче урынны бик күпләрне шаккатырып Тукай исемендәге хуҗалык командасы яулады. Чепья командасыныӊ да матур көрәш күрсәтеп дүртенче урында булуы күпләрне гаҗәпләндерде.
Командаларга кубокны һәм саллы акчалата бүләкләрне «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинант Хайруллин тапшырды. Бу турнирныӊ гомере озын булсын, икенче елга да шушы уӊайлы залларда кабат бил алышырга туры килсен иде, дип рәхмәт хислэрен белдереп, көрәшчеләр өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250