Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта үз призына чаңгы ярышлары оештыручылар арта (фото)

Балтачта тәүге тапкыр Айдар Каюмов призына чаңгы ярышлары узды.

Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша, диләр. Айдар Каюмов призына үткән чаңгы ярышы моны тагын бер кат раслады. Нәкъ Яңа ел алдыннан заманында физкультура укытучысы булып эшләгән, кечкенәдән чаңгы ярышын үз иткән Каюмов үз призына тәүге тапкыр ярыш уздырды. Ярышлар бик оешкан төстә узды, бүләкләр дә бик саллы иде. Кызганыч, барлык мәктәп укучылары да катнаша алмады, ярышларга килү өчен транспорт булмау аяк чалды.

Җиңүчеләргә Мактау таныклыклары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Шунысы мактауга лаек, чаңгы спортын үстерүгә үзләре теләк белдереп, ярышлар оештыручылар саны елдан-ел арта. Мондый кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

- Матур узды ярышлар. Ул көнне районыбызда спортның өч төре буенча ярышлар оештырылуга карамастан, ярышларыбызга 64 чаңгычы килгән иде. "Сабантуй" ял паркында рәхәтләнеп ярыштылар алар. Призлы урынны яулаган спортчыларга акчалата призлар тапшырылса, ярышка килгәннәр истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ярышларда иганәченең үз кызлары да катнашып, әтиләренең бүләкләренә лаек булдылар, - диде газетабызның үзхәбәрчесе Нурзада сәмигуллин.

1999-2000 елгылар арасында призлы урыннарга Зилә Каюмова/Балтач/ һәм Рәйхан Газыймов/гимназия/, Лилия Вәлиева/Сосна /һәм Рахман Нигьмәтҗанов/гимназия/, Диләрә Хафизова/гимназия/ һәм Инсаф Габдрахманов/Балтач/, 2001-2002 елгылар арасында Ульяна Кумаева/Чепья/ һәм Ренат Гафиуллин/гимназия/, Марина Григорьева һәм Эмиль Сәмигуллин/гимназия/, Ләйлә Каюмова/Балтач/ һәм Әдел Мостафин/гимназия/, 2003-2004 елгылар арасында Зәйнәп Нигьмәтҗанова һәм Аяз Исрафилов/гимназия/,Әмир Сөнгатуллин/гимназия/ һәм Гөлшан Сөләйманова/Балтач/, Гүзәл Хөснетдинова һәм Камил Муллагалиев /гимназия/, 2005-2006 елгылар арасында Гүзәл Дәүләтшина һәм Рәхим Низаметдинов/гимназия/,Исламия Шамилова/Сосна/ һәм Илназ Кәбиров/Балтач/, Светлана Фомина һәм Арсений Иванов/Кече Лызи/, 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында Алия Исрафилова һәм Данияр Хафизов/гимназия/,Зәринә /Сосна/ һәм Сәет Мөхәммәтгалиев/ Гөлүзә Шәфигуллина/Балтач/ һәм Сәйдәш Ситдыйков/Сосна/ лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250