Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балык тотучыларны Борнак һәм Түнтәр җыя

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 23 февраль көнне Борнакта, 24ендә исә Түнтәрдә балык тоту ярышлары уздырылачак.

Борнакта буласы әлеге чара Шамил Муллахмәтов истәлегенә багышлап үткәрелә.

Бәйрәм сәгать тугызда башланачак. Шашлык, пылау, коймак, кайнар чәй һәм бик күп төрле спорт уеннары да булачак, килми калмагыз, - дип хәбәр итәләр Борнактан.

Ә Түнтәр бөясендә узачак балык тоту ярышына катнашырга теләүчеләрне 10.00 сәгатькә чакырып кала оештыручылар. Үзең белән паспортың булу да зарур, ә балаларга туу турындагы документларын алып килү сорала. Җиңүчеләрне 7 номинация буенча бүләкләячәкләр, хатын-кызлар һәм балалар аерым бүләкләнәчәк. Җанатарлар өчен төрле күңел ачу уеннары каралган, шулар арасында «Банан»да шуу да бар. Түнтәр суларыннан кайнатылган чәй һәм коймактан да авыз итеп булачак.

Хөрмәтле балык тотучылар, ялларда вакытны күңелле генә түгел, ә файдалы итеп тә үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ярышларга рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250